Төркиянең милли бәйрәмен Румыниядә билгеләп үтәләр

Бухарестта XII традицион Язгы йөреш уза.
(Казан, 20 май, "Татар-информ"). 20 майда Румыния башкаласы Бухарестта Төркиядә  кичә, 19 майда билгеләп үтелгән Ататөрекне искә алу көне, Яшьләр һәм спорт бәйрәме уңаеннан XII традицион Язгы йөреш үтә.Йөрешне Бухарестта Төркия илчелеге оештыра, анда төрек җәмгыятьләре вәкилләре, Кырым татарлары һәм румыннары катнаша. "Анадолу"агентлыгына Төркия илчесе Осман Корай хәбәр итүенчә, Язгы йөреш инде 12 нче тапкыр оештырыла.“Әйтергә кирәк, әлеге чара зурлыгы ягыннан Нью-Йоркта “Төркия көннәре” кысаларында уза торган фестивальдән соң икенче булып тора”, - дип билгеләп үткән Эрташ. Аның сүзләренчә, чарада Төркиядә 15 июльдә хәрби түнтәрелеш ясарга омтылганда һәлак булган кешеләр дә искә алыначак.Чарадан соң Бухаресттагы Төркия илчелегендә "Анадолу"агентлыгы корреспондентлары төшергән фотографияләрдән күргәзмә ачылачак. Моннан тыш, Румыния башкаласында төрек фестивале үтәчәк, анда өч көн дәвамында Бухарест халкы төрек иленең милли йолалары белән танышып, милли ризыкларыннан авыз итәчәк.