Зәйдә судноларны техник карау пункты эшли башлады

Ул балык хуҗалыгы белән янәшә урнашты

 (Казан, 20 май, “Татар-информ”). Зәйдә кече күләмле судноларны техник карау пункты эшли башлады. Әлеге пункт ГРЭСның икенче каналында (балык хуҗалыгы белән янәшә) урнашты, дип хәбәр итә “Зәй офыклары” басмасы.