ТРда төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларында йөк транспортына хәрәкәт ябыла

Гомуми кулланылыштагы Казан – Оренбург федераль автомобиль юлы реконструкцияләнәчәк

 (Казан, 20 май, «Татар-информ»). 20 нче майдан алып 31 нче июльгә кадәр ТРда төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларында йөк транспортына хәрәкәт ябыла, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.

Яңа Чишмә, Чуаш Чабаксары, Чистай, Аксубай, Нурлат, Андреевка, Новотроицк һәм башка торак пунктлар янындагы юлларда хәрәкәт ябыла.

Юлларны вакытлыча ябуның сәбәбе - гомуми кулланылыштагы Казан – Оренбург федераль автомобиль юлын реконструкцияләү.