ТР буенча Кадастр палатасында хәйрия ярминкәсе узды

Учреждение хезмәткәрләре ярминкәдә үз куллары белән эшләгән 400 дән артык эшләнмә тәкъдим итте

  (Казан, 20 май, «Татар-информ»). ТР буенча Кадастр палатасында Халыкара балаларны яклау көненә багышланган хәйрия ярминкәсе узды. Учреждение хезмәткәрләре ярминкәдә үз куллары белән эшләгән 400 дән артык эшләнмә тәкъдим итте.
Кадастр палатасы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ярминкәдә ихтыяҗ тәкъдимнән югарырак. Бияләйләр, яулыклар, кәрзиннәр һәм хәтта урындык та үз хуҗасын тиз “тапты”. Ярминкәдән кергән акча ятим һәм инвалид балаларга ярдәм буларак юнәлдереләчәк. ТР буенча Кадастр палатасы директоры урынбасары Алинә Камартдинова сүзләренә караганда, балалар проблемасы коллетивка яшы таныш, чөнки коллективның 87 процентын хатын-кызлар тәшкил итә.