Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР буенча Кадастр палатасы хезмәткәрләре "Кан бүләк итеп кеше гомерен саклап каласың" акциясен хупладылар
Учреждение хезмәткәрләре 38 литр чамасы кан тапшырган
(Казан, 20 май, «Татар-информ»). ТР буенча Кадастр палатасы хезмәткәрләре "Кан бүләк итеп кеше гомерен саклап каласың" акциясен хуплап, 38 литр чамасы кан тапшырган.
Акция икенче ел майда Казанның Идел буе районында уза. Бу юлы күчмә пункт, республика кан банкын тулыландырырга теләүче 97 хезмәткәрне кабул иткән.
ТР буенча Кадастр палатасы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, аларның күбесе - стажлы донорлар. Әмма лейкоз һәм гемофилия белән авыручыларга, гадәттән тыш хәлләрдә зыян күрүчеләргә, бала табучыларга һәм яңа туган балаларга һ.б. беренче тапкыр ярдәм итәргә теләүчеләр дә бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз