“Татмедиа” агентлыгы генераль директоры Ирек Миңнәхмәтов үзенә белем биргән мәктәпкә янә ярдәм күрсәтте

“Үз мәктәбеңә булыш” акциясендә катнашып, Ирек Җәүдәт улы Арча мәктәбендә ел да була

 (Казан, 20 май, “Татар-информ”). “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы генераль директоры Ирек Миңнәхмәтов, үз гадәтенә тугры калып, үзе белем алган Арчаның 1 нче мәктәбенә быел да кунакка килде.

1 нче мәктәп, гомумән, Арча җире Ирек Жәүдәт улы күңелендә бары якты хатирәләре белән генә яши. Шуңа күрә ул шушы төбәккә сагынып кайтуын һәм күңелендәге аерылгысыз җирсү хисен басып китүен әйтә. Әле мәктәп бусагасын атлап кергәнче үк, ишегалдындагы Укытучы һәйкәленә чәчәкләр кую, аннан белем учагының аның эзләрен саклаучы коридорларыннан үтү, сыйныф җитәкчесе Елена Герасимова белән күрешү җитәкче өчен әйтеп бетергесез хис–кичерешләр тудыра. Укучылар белән түгәрәк өстәл рухындагы җанлы әңгәмә барышында ул әнә шул “серләрен” чиште.

Узган ел ул “Үз мәктәбеңә булыш” акциясе кысаларында мәктәпкә мультимедиа комплектлары, телевизор, фотоаппарат, видеокамера, маркерлы магнитлы такта һәм компьютер сыйныфы бүләк иткән иде. Быел да бүләкнең саллысын сайлаган: татар теле кабинетына 400 мең сумлык җиһаз тапшырды.

Соңыннан Ирек Миңнәхмәтов “Арча хәбәрләре” газетасында һәм “Арча” телерадиокомпаниясендә булып эш барышы белән танышты, борчыган мәсьәләләрне белеште һәм үзенең киңәш–тәкъдимнәрен бирде.

“Татар-информ”га бу хакта “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының матбугат хезмәтләре белән эшләү һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр бүлеге хәбәр бирде.