news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама башлыгы Айдар Метшин халык белән очрашты

Очрашуга 10 кеше язылган

 (Түбән Кама, 20 май, «Татар-информ», Марат Сәлимов). ТРның Түбән Кама шәһәре мэры һәм муниципаль район башлыгы Айдар Метшин халыкны кабул итте, дип хәбәр итә Түбән Кама мэриясе матбугат хезмәте.

Очрашуга барлыгы 10 кеше язылган булган. Түбән Камада яшәүчеләр имин булмаган балалар өчен ишегалды клубы оештыру, йорт кирәк-яраклары өчен түләүләрнең югары булуы, шәһәр паркын төзекләндерү, яшь үсентеләрне карауны контрольга алуны сорап мөрәҗәгать иткән.

Искәртеп узабыз: ТР Түбән Кама мэры һәм муниципаль район башлыгы белән очрашуга һәр сишәмбе һәм пәнҗешәмбе Студентлар урамы, 9 йорт адресы буенча язылырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot