Лаеш районында III типтагы янгын-химик станциясе ачылды

Монда соңыннан янгынга каршы укулар узды

 (Казан, 20 май, «Татар-информ»). Бүген Лаеш районында республика территориясендә  “Лаишево” III типтагы янгын-химик станциясенең бишенчесе ачылды. Бу хакта ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тантанада ТР урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев, Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе янгынны сүндерүне һәм авария-коткару эшләрен оештыру идарәсе башлыгы Константин Чанышев катнашты.

Соңыннан янгынга каршы укулар узды, укуларга ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы көче һәм чаралары, янгынга каршы федераль хезмәтнең ТР буенча бүлекләре җәлеп ителде.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, Яшел Үзән, Түбән Кама һәм Яр Чаллы кебек шәһәрләр янындагы ылыслы урманнарда янгын чыгу куркынычы бар. “Без  җәй җиңел узар дип көтмибез”, - диде ул.