Кырымның вице-премьеры Ленур Исламовны отставкага җибәрәләр

Дәүләт Советы президиумы утырышында шундый карар кабул ителгән

  (Казан, 20 май, «Татар-информ»). Иртәгә Кырым Дәүләт Советы Кырым татарлары мәҗлесе тәкъдиме буенча вице-премьер вазыйфасын башкаручы итеп билгеләнгән Ленур Исламовны отставкага җибәрү мәсьәләсен карый. Дәүләт Советы президиумы утырышында шундый карар кабул ителгән.

Кырым Дәүләт Советының милләтара мөнәсәбәтләр комиссиясе рәисе Әдип Гафаров сүзләренә караганда, Исламовны, аерым алганда, Кырымга кайткан татарларны һәм башка халыкларны урнаштыру өчен җаваплы итеп билгеләү хата булган, дип белдерә “Интерфакс”.

“Кырымнан депортацияләнгән кешеләрне урнаштыру программасы куркыныч астында”, - диде Дәүләт Советы президиумы әгъзасы Лентун Безазиев.