Кулланучылар җәмгыятенең республика семинары Азнакайда узды

Кунаклар яңартылган мал чалу пункты, тире, йон, дару үләннәре, икенчел чимал складлары эше белән якыннан танышты

 (Казан, 20 май, “Татар-информ”). Республика “Татпотребсоюз” идарәсе агымдагы дүрт айда алып барган эшчәнлегенә йомгакны Азнакайда ясады.

Семинар-киңәшмәгә барлык районнарының кулланучылар җәмгыяте рәисләре, җитештерү конторалары җитәкчеләре, баш белгечләр килгән иде. “Татпотребсоюз” идарәсе рәисе Мәхмүт Фәттахов җитәкчелегендәге делегация үзенең эшен Азнакай райпосының җитештерүчән эшләүче подразделениеләренең берсе булган хәзерләүләр конторасындагы матди-техник базаны караудан башлады.

Кунакларны соңгы таләпләргә туры китереп яңартылган мал чалу пункты, тире, йон, дару үләннәре, икенчел чимал складлары, контораның җитештерү мөмкинлекләре белән таныштырдылар. Киңәшмә делегатлары райпо кибетендә, азык-төлек комбинатының җитештерү цехларында булдылар. Соңгысында биредә хәзерләнгән ит ризыкларыннан авыз иттеләр. “Азкакай сөте” филиалы эшчәнлеге, анда җитештерелгән сөт продуктлары белән дә таныштылар, дип белдерә “Маяк” басмасы.