Казан туроператорлары бу сезонда үзләренең елга судноларында якынча 130 мең турист кабул итәргә планлаштыра

Былтыр 111 мең ТР халкы елга сәяхәтләренә өстенлек биргән

 (Казан, 20 май, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Казан туроператорлары бу сезонда үз ләренең елга судноларында кимендә 130 мең  туристын кабул итәргә планлаштыра. Былтыр 111 мең ТР халкы елга сәяхәтләренә өстенлек биргән. Казанның 5 туристлык фирмасы берничә ел дәвамында суда ял оештыра. Җәй көне судагы ял, шулай ук 24 нче майда Казан елга портында узачак зур круиз бәйрәме турында бүген "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгындагы матбугат конференциясендә сүз барды.

Брифингны оештыручылар ачыклык керткәнчә, бу барлык планнар Куйбышев сусаклагычында суның дәрәҗәсе оптималь булганда тормышка ашырыла ала. Ләкин быел, “Татар-информ” МА хәбәр иткәнчә, Идел елгасы 51 м кадәр саега ала – кайбер маршрутлар башкарылмаячак. Ләкин бу факт елга сәяхәтләрен оештыручыларны борчуга салмый. Алар инде күчеп утыру урыннарын планлаштырган.

Брифингта ТР Туризм буенча  дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов билгеләп үткәнчә, Идел һәм Кама, традицион рәвештә, елга туризмы маршрутлары булып тора. Соңгы 3 елда Казанга су юлы белән килүче пассажирларның артуы күзәтелә.

С.Иванов сөйләгәнчә, киләсе шимбә көнне Казан елга портында булачак зур круиз бәйрәменең төп максаты – Идел сәяхәтләренә туристларны җәлеп итү. Аның фикеренчә, икенче максат – “коры җир” туристларын елга круизларына җәлеп итү. Мисал өчен, иң элек бу сәяхәтчеләр Казан Кремле, Болгар һәм Зөя тыюлыкларының истәлекле урыннарын карап, соңыннан круиз судноларына утырып, сәяхәтне елга юлы белән дәвам итә ала.

Ләкин, С.Иванов фикеренчә, моңа кадәр булачак туристларга Казан елга портында зур круиз бәйрәмендә булырга кирәк. Кешеләр үз күзләре белән аларны җәй көне кабул итәчәк теплоходларны күрергә тиеш. Круиз бәйрәмендә катнашучылар бу корабларны күреп, каюталарда, рестораннарда булып, теплоходларның техник ышанычлылыгына инана алачак. С.Иванов йомгак ясап, моның белән һәрбер булачак туристның бүгенге көндә “круиз продукт”ының асылын белү мөмкинлеге барлыкка киләчәк, диде.

Матбугат конференциясендә катнашкан “Идел сәяхәтләре” (“Волжские путешествия”) ТК җитәкчесе Вячеслав Самолин судноларны техник яктан яңадан җиһазландару турында сөйләде. Аның фикеренчә, хәзер судноларның әзерлегенә таләпләр үзгәргән. Булган вакыйгалардан соң, корабларны ремонтлау тагын да югары дәрәҗәдә алып барыла. Һәрбер суднога видеокүзәтү һәм ГЛОНАСС системасы урнаштырыла.

В.Самолин шулай ук круиз суднолары персоналын яңадан даими рәвештә һәм җентекләбрәк укытуга тукталды.

“Инфофлот” круиз компаниясенең Самара офисы җитәкчесе Оксана Орехова журналистларга зур круиз бәйрәмен уздыру турында сөйләде. Круиз бәйрәме сәгать 15.00тә башлана. Елга портының пассажир причаллары буйлап «Семен Буденный», «Александр Невский», «Федор Достоевский», «Валерий Чкалов», «Борис Полевой», «Дмитрий Пожарский» кебек суднолар тезеләчәк.

Зур криз бәйрәмендә катнашкан Казан һәм Татарстан халкы туроператорлардан җәйге елга сәяхәтләренә кагылышлы төрле белешмә-мәгълүмат ала алачак, дип хәбәр итте О.Орехова.