Камил Ларин Татарстан Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы Яшьләр советы вәкилләре белән очрашты

Очрашу Мәскәүдә Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллегендә узды

  (Мәскәү, 20 май, «Татар-информ»). Кичә Татарстанның РФ дәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы Яшьләр советы вәкилләре танылган актер, “Квартет И” театрына нигез салучыларның берсе Камил Ларин белән очрашты.

Камил Ларин "День радио», «День выборов», «О чем говорят мужчины», «О чем еще говорят мужчины» фильмнары аша, шулай ук “Беренче канал”ның “Повтори” программасында катнашуы буенча билгеле. Ул, эш графигы тыгыз булуга карамастан, Татарстан Тулы вәкаләтлегенә килергә, яшьләр белән очрашырга һәм аларның күп санлы сорауларына җавап бирергә вакыт тапкан.

Очрашу ике сәгать дәвам итте. Камил “Квартет И” театрын оештыру, ни өчен актер булуы турында сөйләде, иҗади планнары белән уртаклашты, хәтта үзе язган шигырен дә укыды.

Актер үз гаиләсе, әти-нисе, әтисенең юбилее, апасы һәм улы Ян турында җылы хисләр белән сөйләде. Бабасының Бөек Ватан сугышында пешекче булуы һәм Жуков өчен аш әзерләвен горурланып билгеләп үтте. Камил балачакта бабасыннан маршал белән очрашу турында еш сөйләткән. Ул гаиләдә туган телне һәм традицияләрне сакларга кирәклеген билгеләп үтте. Актер сүзләренә караганда, Марат Бәшәров белән очрашканда да татар телендә сөйләшергә тырышалар.

Актер Казанда бер тапкыр булган һәм аңа Кремль ошаган. Аның белдерүенчә, күптән түгел ул “Шүрәле” татар төркемендә чыгыш ясаган, Кырым татарлары әкиятенә тавыш яздыру өстендә эшләү тәкъдиме булган һәм декабрьдә Казанга чакырулы.

Бу хакта Татарстанның РФ дәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат үзәге хәбәр итә.
Очрашу ахырында актерга кызыклы сораулар бирүчеләргә Камил имзасы кулган көндәлек бүләк ителде. Шулай ук актер белән фотога да төштеләр.