Газетага язылып, “Черри” автомобиле отып була

Автомобиль иясенә килеп тә ирешкән инде

 (Казан, 20 май, “Татар-информ”). Әлки районының Юхмачы авылында яшәүче Р.Фәтхетдинова “Жизнь” газетасына языла һәм редакция игълан иткән лотереяда катнашып, “Черри” автомобиле ота. Хәзер инде автомобиль иясенә килеп тә ирешкән, дип хәбәр итә “Әлки хәбәрләре” басмасы.