“Оешмалар милкенә салым турында” ТР Законына кабат үзгәрешләр кертелә

Республика казнасыннан һәм җирле бюджеттан финанслана торган бюджет оешмалары милкенә салым буенча ташламаны кире кайтарырга тәкъдим ителә
(Казан, 20 май, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген ТР парламентының Бюджет, салым һәм финанслар комитеты депутатлары “Оешмалар милкенә салым турында” ТР Законының 3 нче маддәсенә, 1 нче пунктына үзгәрешләр кертү турында” ТР законы проектын беренче укылышка әзерләде. Комитет әгъзаларын закон проекты белән ТР Финанслар министры Радик Гайзатуллин таныштырды.

Эш шунда: 2009 елның 1 нче гыйнвареннан республика казнасыннан һәм җирле бюджеттан финанслана торган бюджет (автономияле) оешмалары милкенә, шулай ук гомуми кулланыштагы автомобиль юлларыннан файдаланган өчен салым буенча ташламалар бетерелгән иде. Депутатлар каравына чыгарылган закон проектының аңлатма язуында күрсәтелгәнчә, бу салымны түләү өчен чыгымнар Татарстан Республикасы һәм җирле бюджетларны формалаштырганда исәпкә алынган.

Билгеле булганча, 2009 елда икътисадтагы кризис белән бәйле рәвештә, Татарстан Республикасының тупланма бюджетына салым булган керемнәрнең җыелуы сизелерлек кимеде. Шуңа күрә әлеге закон проекты белән, республика казнасыннан һәм җирле бюджеттан финанслана торган бюджет (автономияле) оешмалары милкенә, шулай ук гомуми кулланыштагы автомобиль юлларыннан файдаланган өчен салым буенча ташламаларны кире кайтарырга тәкъдим ителә.

“Оешмалар милкенә салым турында” ТР Законының 3 нче маддәсенә, 1 нче пунктына үзгәрешләр кертү турында” ТР законы проекты шулай ук төрле дәрәҗәдәге бюджетларга керемнәрнең тигез күләмдә кермәвен исәпкә алып та эшләнгән. Ягъни керемнәрне, иң беренче чиратта, социаль яктан әһәмиятле булган чыгымнарга тоту кулай дип санала.