«Метроэлектротранс» предприятиесе хезмәткәрләре «Дети» SMS-акциясенә оешкан төстә кушыла

Хәзерге вакытта акциягә ничә кеше катнашканлыгы турында «Татар-информ» сайты реаль режимда хәбәр итеп бара

(Казан, 20 май, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Татарстандагы интернатларда, балалар йортларында тәрбияләнүче ятим, каручысыз калган һәм авыру балаларга ярдәм итү йөзеннән игълан ителгән «Без булдырабыз!» Республика хәйрия акциясенә «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе коллективы да бердәм рәвештә кушылырга ниятләгән.  Республиканың хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча советы  мәгълүмат үзәге хәбәр иткәнчә, 22 майда көн дәвамында әлеге предприятие хезмәткәрләре 5075 телефон номерына «Дети» SMS-хәбәрен юллаячак, шул рәвешле, үзләреннән өлеш кертәчәк.

 Хәзерге вакытта «Дети» акциясенә ничә тапкыр SMS-хәбәр җибәрелгәнлеге турында «Татар-информ» сайтында реаль режимда хәбәр ителеп бара. Мәсәлән, 20 май 16.25 сәгатькә кадәр 315 меңнән артык SMS-хәбәр җибәрелгән. 1 июнь – Бөтендөнья балаларны яклау көнендә исә акциягә тулаем йомгак ясалачак.