Башкортстанда гепатит чирен эләктерүчеләр арта

Башкортстан башкаласында йогышлы “А” гепатиты белән авыручылар саны бермә-бер арта башлады
(Уфа, 20 май, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан башкаласында йогышлы “А” гепатиты белән авыручылар саны бермә-бер арта башлады.
Узган атнада гына да Уфада шушы төр гепатит белән зарарланучылар саны утызга якын булган. Әмма табиблар әйтүенчә, әле бу диагноз куелып бетмәгән кешеләр байтакка күбрәк булырга мөмкин.
“Роспотребнадзор”ның Башкортстан буенча идарәсе хәбәр итүенчә, май башыннан гына да Уфада, “А” гепатиты белән зарарланып, 200дән артык кеше дәваханаларга салынган. Аларның барысы да диярлек апрель уртасында бу чирне йоктырган.
Әле, гепатит чире киң таралмасын өчен, чирлеләр белән якын элемтәдә булган кешеләр дә медицина тикшерүе үтә һәм аларга тиешле вакциналар кадала. Әлегә гепатит чиренең нәрсәдән килеп чыгуын табиблар кистереп кенә әйтә алмый. Бу хәл суның пычрак булуыннан да, халыкның гигиена таләпләрен үтәмәвеннән дә, сыйфатсыз азык-төлектән дә булырга мөмкин, дип белдерә алар.