Башкортстан Халыклары ассамблеясе җыенына әзерлек бара

Шушы елның июнь аенда Уфада Башкортстан халыклары ассамблеясенең чираттагы II корылтае үтәчәк
(Уфа, 20 май, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Шушы елның июнь аенда Уфада Башкортстан халыклары ассамблеясенең чираттагы II корылтае үтәчәк.
Башкортстан халыклары дуслыгы йортында шушы чарага әзерлек мәсьәләләрен тикшергән утырыш булып үтте. Анда республикадагы төрле халыкларның милли оешмалары җитәкчеләре чыгыш ясады һәм ассамблея корылтаена әзерлек буенча үз фикерләрен җиткерде.
Башкортстан халыклары ассамблеясенең чираттагы корылтаен уздыру хакында Башкортстан президенты Мортаза Рәхимовның махсус фәрманы былтыр ук дөнья күргән иде. Фәрман нигезендә Башкортстан халыклары ассмблеясе җыенын оештыру комитеты төзелде һәм ул шушы корылтайга әзерлек эшләре өчен тулы җаваплылык тотты.
Башкортстан халыклары ассамблеясенең II җыены 2007 елда ук үтәргә тиеш иде. Әмма, ул елда 450 еллык юбилей чаралары белән вакыт җитмәдеме, әллә башка сәбәп беләнме, ул җыен булмый калды. Аннан соң шушы берлектәге корылтай узган елның җәй айларына күчерелгән иде. Әмма ул чакта да үтмәде ул. Хәзер инде менә бу мөһим чара бу елның июнендә мотлак үтәр дигән өмет бар.
Башкортстан халыклары ассамблеясенә җәмгысе 13 милли оешма керә, шул исәптән Башкортстан Татар конгрессы да. Әле Уфада Башкортстан Татар милли-мәдәни мохтарияте дә төзелергә тора. Аның да Ассамблеягә керү мөмкинлеге бар.
Әлеге Ассамблеянең эшчәнлеге моңарчы әлләни зур булмады. Бәлки икенче корылтайда аның эшен җанландыру буенча тәгаен һәм эшлекле бурычлар кабул ителер.