2009 елда Татарстан бюджетының гомуми керем өлеше 34 процентка кими

2009 елның бюджетына кертелгән үзгәрешләрне бүген парламент комитетларында карый башладылар
(Казан, 20 май, “Татар-информ”, Римма Гатина). Шушы көннәрдә ТР Дәүләт Советына “Татарстан Республикасының 2009 елга һәм 2010, 2011 елларның планлы чорына бюджеты турында” ТР Законына үзгәрешләр кертү турында” ТР законы проекты кертелде. 2009 елның бюджетына кертелгән үзгәрешләрне бүген парламент комитетларында карый башладылар.

ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты депутатларын закон проекты белән ТР Финанс министры урынбасары Алексей Шишкин таныштырды. Урынбасар сүзләренчә, икътисади үсеш темплары акырынаю, кредит бирү катгыйлану шартларында, 2009 елның бюджет күрсәткечләрен яңадан карап чыгу зарурлыгы туган. ТР Финанслар министрлыгы шушы эш белән шөгыльләнү барышында алдан фаразланган күрсәткечләрнең түбәнәюен ачыклаган.

Билгеле булганда, 2009 ел бюджетын формалаштырганда “Urals” маркалы нефть бер барреле – 95 доллар, ә доллар курсы 24,7 сумнан алынган иде. Хәзерге вакытта бер баррель нефтьнең бәясе – 41 доллар, бер доллар 35 сум дип карала. Республика буенча уртача хезмәт хакы 18 меңнән 14150 сумга кадәр төшә.

“2009 елда республиканың бюджет формалаштыручы предприятиеләре эшен бәяләү, елның беренче кварталында җыелган салымнар күләме нигезендә, агымдагы ел бюджеты керемнәре 65 млрд. 886,9 млн. сум булыр дип фаразлана. Бу башта планлаштырганнан 33 млрд. 861,4 млн. сумга (34 процентка) кимрәк”, - диде А.Шишкин.

Аерым алганда, табышка салым, физик затлар кеременә салым, милеккә салым, җир асты байлыкларын табуга салым һәм гомуми керемгә салым буенча төп күрсәткечләр түбәнәйгән. Шулай итеп, бюджет проектында табышка салым – 15 824,3 млн., физик затлар кеременә салым – 16 500 млн., җир асты байлыкларын табуга салым – 2050,9 млн., оешмалар милкенә салым – 6 251,1 млн., гомуми керемгә салым 1 432 млн. сум күләмендә җыелыр дип фаразлана.
А.Шишкин хәбәр иткәнчә, акцизлар һәм нефть продуктлары буенча керемнәрнең артуы көтелә.
2009 елда салым булмаган керемнәр 5 198 млн. сум күләмендә кимер дип планлаштырыла. Шул исәптән торак төзелешенә, ягъни социаль ипотека программасын тормышка ашыру өчен җибәрелә торган 5 млрд. күләмендәге салым булмаган керемне бюджеттан чыгару көтелә. Чөнки әлеге программаны гамәлгә кертү өчен кирәк булган максатчан түләүләр 2009 елның 1 нче гыйнвареннан махсус хисап счетында җыелып бара.
2009 елның яңартылган бюджет проектында социаль-мәдәни тармак чыгымнарын оптимальләштерергә тәкъдим ителә. Шул вакытта бюджетта социаль яктан әһәмиятле чыгымнар һәм программалар алдан планлаштырганча калдырыла.

Шулай итеп, республика бюджетының чыгым өлеше 85 млрд. 833,7 млн. сум күләмендә булыр дип фаразлана. Бюджетның дефицит өлеше 19 млрд. 946,7 млн. сум булыр дип карала. А.Шишкин хәбәр иткәнчә, дефицитны федераль бюджеттан киләчәк 15 млрд. сум күләмендә акча ярдәмендә каплап булачак.