Татарстанда "Реабилитация" акциясе башлана

Татарстанда "Реабилитация" акциясе башлана

(Казан, 20 май, "Татар-информ", Наталья Рыбакова). Бүген Татарстан һәм Россия төбәкләрендә "Реабилитация" Халыкара акциясе башлана. Анда республикада яшәүче, РФ Җинаять кодексының теләсә кайсы маддәсе буенча тулысынча яки өлешчә акланган, яки реабилитация хокукын кулланмаган теләсә кайсы кеше катнаша ала.

Акция судта тулысынча яки өлешчә акланган россиялеләргә һәм реабилитация нигезендә җинаять эше туктатылган кешеләргә акчалата компенсация түләү һәм рухи зыянны каплау максатыннан үткәрелә. Татарстанда акцияне хокук саклау үзәге үткәрә. 20-30 майда Казанның хокук саклау үзәге белгечләре Россия казнасына карата рухи зыянны компенсацияләү буенча судка мөрәҗәгать итәргә теләүче татарстанлыларны кабул итәчәк. Бу кешеләр Казанның хокук саклаучыларыннан ярдәм алачак. Моннан тыш, бу көннәрдә хокук саклаучылар реабилитациягә хокуклы гражданнарны ачыклау өчен шартлы рәвештә хөкем ителүчеләр, ирегеннән мәхрүм ителгәннәргә чыгарылган суд карарларына анализ ясаячак. "Реабилитация" акциясе Мари Эл, Чувашия, шулай ук Чита өлкәсендә дә үткәреләчәк.