news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразиев Тукай районын 45 еллык юбилее белән котлады

Тукай районы 1976 елның 20 апрелендә оеша.

Васил Шәйхразиев Тукай районын 45 еллык юбилее белән котлады
https://tatar-congress.org/

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Тукай районын 45 яшьлек юбилее белән котлады. 20 апрель көнне Чаллы районы Тукай районы исемен алган.

Васил Шәйхразиев сүзләренчә, Тукай районы республика тарихында мөһим роль уйнаган. Шулай ук ул районның авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүдә, мәдәният һәм сәнгатьне үстерүдә ирешкән уңышлары турында да әйтеп үтте. Соңыннан Васил Шәйхразиев республика чараларын уңышлы уздырган өчен рәхмәт әйтте. Бу турыла Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Кадерле Тукай районы халкы, якташлар!

Сезне чын күңелдән Тукай районының 45 еллыгы белән тәбрик итәм. Миңа Яр Чаллы хөкүмәтендә озак еллар эшләгән кеше буларак, Тукай районы белән Яр Чаллы шәһәре аерылгысыз, чөнки аларны уртак тарих, уртак максат-бурычларны тормышка ашыру берләштереп тора.

Тукай районына 45 ел дисәк тә, асылда әлеге районның тарихы 1930 еллардан ук башлана. Инде шул елларда ук Кама елгасы ярында урнашкан районның республикабыз тарихында мөһим роль уйнаячагы көн кебек ачык була. 1970 елларда башланган, Татарстанны бөтен дөньяга таныткан, Кама автомобиль заводы төзелеше район кешеләреннән тагын да ныграк тырышлык сорый. Тукай районы халкы әлеге бөек эштә сынатмыйлар.

Бүгенге көндә районның үз йөзе бар, аның авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү тармагындагы күрсәткәчләре республикабыз җитәкчелеге тарафыннан һәрдаим югары бәяләнә. Эш белән бергә Тукай районы мәдәният һәм сәнгатькә дә зур игътибар бирә. Соңгы елларда «Ак калфак» татар — хатын-кызларының күчмә утырышын, Бөтенроссия татар авылы эшмәкәрләре җыены делегатларын кабул иткәнегез өчен рәхмәтебезне җиткерәм.

Хөрмәтле якташлар! Бу истәлекле көндә сезгә саулык-сәламәтлек, гаилә иминлеге, туган республикабыз һәм күпмилләтле Ватаныбыз хакына яңа уңышлар һәм казанышлар телим!» — диелгән котлауда.

Тукай районы 1976 елның 20 апрелендә оеша. 23 авыл җирлеге һәм 88 торак пунктны үз эченә ала. Халыкның тормыш дәрәҗәсе һәм икътисади үсеш күрсәткечләре буенча Татарстан районнары лидерларының берсе булып тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100