Финанслашу программаларында Казан, Лаеш һәм Тукай районы бакчачылары актив катнашкан

Татарстанның Бакчачылар берлеге идарәсе рәисе итеп кабат Владимир Дейнекин сайланды.

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Бакчачылар берлеге конференциясендә билгеле булганча, 2020 елда финанслашу программасының иң актив катнашучылары — Казан шәһәре (25,7 млн сум), Лаеш районы (32 млн сум) һәм Тукай районы (44 млн сум) бакчачылары булды.

Министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 2020 елда бакчачылык ширкәтләре (СНТ) тышкы инженерлык инфраструктурасын төзү, ремонтлау һәм реконструкцияләү программасын гамәлгә ашыру йомгаклары һәм 2021 елга бурычлар турында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов сөйләде.

«Татарстанда коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләренә ярдәм итү буенча беренче шундый программа кабул ителде, инженерлык челтәрләрен төзекләндерү өчен аның нигезендә ел саен ширкәтләргә 550 миллион сум акча бүлеп бирелә. Финанслашу программасы икенче ел эшли, җыелган сумма күләменә дәүләттән икеләтелгән сумма бүлеп бирелә. 23 муниципаль районда бакчачылык ширкәтләре, аларның күбесе шәһәр тирәсендә урнашкан, инженерлык челтәрләренең 70-80 процентын тәртипкә китерде», — диде Ришат Хәбипов.

4 ел эчендә бу эшләр 2 млрд сум күләмендә финансланган. Әлеге акчага 205 су башнясы куелган, 106 скважина ремонтланган, 38 км суүткәргеч салынган, каты көнкүреш калдыкларын җыю һәм чыгару өчен мәйданчыклар норматив халәткә китерелгән, каты көнкүреш калдыклары җыю өчен 816 бункер һәм контейнерлар урнаштырылган, 108 км керү юллары ремонтланган. Моннан тыш, 147 км электр линияләре һәм 193 комплект трансформатор подстанцияләре көйләнгән.

2018 елдан башлап республика финанслашу шартларында эчке инженерлык челтәрләрен ремонтлау буенча бакчачылык ширкәтләренә ярдәм күрсәтә. Челтәрләрне норматив хәлгә китерү өчен бакчачылардан җыела торган 1 сумга республика бюджетыннан 2 сум акча бүлеп бирелә. Әлеге механизм ярдәмендә 2018-2020 елларда 15 км эчке аллеялар, 222 км чамасы электр линияләре һәм 74 км чамасы су торбалары ремонтланган.

Татарстан Бакчачылар берлеге рәисе Владимир Дейнекин дача законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләде. Үз чыгышында ул ширкәтнең гомуми җыелышларын үткәрү тәртибе мәсьәләсенә дә кагылды, чөнки узган ел пандемия аркасында күпчелек ширкәтләрдә алар уздырылмый калган.

Чара ахырында Бакчачылар берлеге идарәсе рәисен яңадан сайлау булды. Бу вазифага кабат Владимир Дейнекин сайланды.