news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Метшин коронавирус таралу чорында ярдәм итүчеләр турында: Дуслар авыр чакта сынала

Казан мэры ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт белдереләчәген әйтте.

Метшин коронавирус таралу чорында ярдәм итүчеләр турында: Дуслар авыр чакта сынала
Владимир Васильев

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Казан шәһәре мэры Илсур Метшин коронавирус таралган вакытта медицина хезмәткәрләренә һәм башка ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә булышучыларга рәхмәтле булуын белдерде. «Дуслар авыр чакта сынала», — диде ул Казан мэриясендә киңәшмәдә.

Бизнес вәкилләре һәм хәйрия фондларының ярдәме турында Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров сөйләгән иде.

«Бөтен сорауларны пульста тотабыз. Бу кешеләрне онытмаска кирәк, карантин тәмамлангач, һәркемгә рәхмәт әйтергә кирәк булачак. Алар „Игелекле Казан“ йөзләре», — диде Илсур Метшин.

Массакүләм мәгълүмат чараларына мөрәҗәгать итеп, ул: «Карантин турында саннар язарга гына түгел, „Игелекле Казан“ йөзләре дип, бәлки, аерым проект итеп күрсәтергә дә вакыт тапсагыз иде», — диде.

Илсур Метшин әйтүенчә, битараф булмаган кешеләрнең ярдәмнәрен күрсәтергә кирәк. «Зур бизнес кына түгел, һәр адым күренергә тиеш. Кешеләр алар турында сөйләсеннәр өчен эшләми, ләкин без алар турында сөйләргә, рәхмәт әйтә белергә тиеш. Бу зур эшләр тәмамлангач, һичшиксез, җыелып, рәхмәт әйтәчәкбез. Ничек итеп шушыларны бергә кичкәнне һәм бергә җиңгәнне искә төшерербез», — диде.

Мэр «Сөләйман палас» отеленың беренчеләрдән булып табибларга 650 урын оештырганын искәртте. Аның сүзләренчә, анда табибларга ял итәрлек бөтен уңайлы шартлар тудырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100