Казанда изоляция вакытында тикшерелгән машиналарның 20 меңенә юл чикләнгән

Изоляция режимы кертелүгә, хокук сакчылары Казанда 330 меңнән артык кеше һәм 270 меңнән артык транспорт чарасын тикшергән.

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Казанда изоляция вакытында тикшерелгән машиналарның 20 меңенә юл чикләнгән. Бу хакта Казан мэриясендә коронавирусны кисәтү буенча шәһәр штабы утырышында Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе башлыгы урынбасары Валерий Саматошенков әйтте.

«Изоляция режимы кертелүгә, хокук сакчылары Казанда 330 меңнән артык кеше һәм 270 меңнән артык транспорт чарасын тикшерде, шул исәптән 20 мең машина өчен хәрәкәт чикләнде», — диде ул.

Валерий Саматошенков сүзләренчә, 18 апрельгә, гадәттән тыш хәл килеп чыгу куркынычы янаганда үтәлергә тиешле кагыйдәләрне бозган өчен, 1111 беркетмә төзелгән. Шуларның 342се судларда каралган.

Валерий Саматошенков әйтүенчә, алдагы атна белән чагыштырганда, машиналарның артуы күзәтелми. Узган атнада хокук бозулар саны кимегән.