Казанда чәчтарашханәләр ачылды

Чәчтарашханәләр кирәкле саклану чараларын: медицина битлекләре, перчаткалар, антисептиклар куллана.

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ», Арсений Кәримов). 20 апрельдән Казанда чәчтарашханәләр эшли башлады. Аларга үз-үзеңне изоляцияләү шартларында инфекциядән саклану кагыйдәләрен үтәгәндә, ягъни хезмәткәрләр шәхси саклану чараларын кулланганда, бүлмәне эшкәрткәндә, парикмахерлар һәм клиентлар өчен антисептиклар булганда эшләргә рөхсәт иттеләр.

«Кешеләрнең күбесе хәзер барыбер эшли, өстәвенә, барысы да баш киемен сала башлаган вакыт та җитә. Барысы да үзләрен тәртипкә китерергә тели. Чөнки матурлык һәрвакыт беренче чиратта», - дип сөйләде Казан чәчтарашханәләренең берсендә администратор булып эшләүче Раида Хәмидуллина.

Ул барлык хезмәткәрләрнең дә кирәкле шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителгәнлеген, керү юлында барысының да куллары антисептик белән эшкәртелүен, ә чәч кискән вакытта килүчеләрнең битлекне салмавын әйтте.

Казанның икенче бер чәчтарашханәсе хезмәткәре сөйләвенчә, килүчеләр күптән аларның ачылуын көткән.

«Барыбыз да озак көттек. Еш кына шалтыратып, безнең кайчан ачылуыбызны сорадылар. Күп кенә даими клиентлар килде, кайчагында үтеп баручылар керә», — диде парикмахер Наталия Маркина.

Аның сүзләренчә, даими клиентлар үз-үзләрен изоляцияләү чорында парикмахерлар эше турындагы сораулар белән еш шалтыраткан һәм ул ачылуга ук ажиотаж башланган.

«Бездә барлык чәчтараш осталары битлекләрдә эшли, һәр 10 минут саен инструментларны эшкәртәбез, кешеләр көтү залында көтеп тормый, язылу буенча гына киләләр», — диде тагын бер чәчтарашханә администраторы Анастасия Злыгостева.

Ул, салоннарның эшләве кирәк, чөнки өйдә чәч кистерү мөмкинлеге бөтен кешедә дә юк, дип өстәде.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, ТР Премьер-министры Алексей Песошин чәчтарашханәләр эшен барлык нормаларны үтәгәндә 20 апрельдән башларга рөхсәт итте. Яңа максат буенча цифрлы пропускларны онлайн гына алып була, аны шәхси кабинет аша https://covid19.tatarstan.ru/ порталында рәсмиләштерергә мөмкин. Пропускны SMS-хәбәр аша алып булмый. Парикмахерскийларга айга бер тапкыр ике сәгатькә бару рөхсәт ителә.