Илсур Метшин: «Азык-төлек белән ярдәм бик вакытлы булды» дигән кайтавазлар килде

Казан мәктәпләрендә укучыларга бушлай ризыкның икенче партиясе таратыла башлады.

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда мохтаҗ гаиләләргә мәктәп укучылары өчен бушлай азык-төлек җыелмалары бирүдән канәгать калучылар 98 процент тәшкил иткән. «Ярдәм бик вакытлы булуы турында мохтаҗ гаиләләрдән кайтавазлар булды», — диде Казан мэры Илсур Метшин Мэриядә киңәшмәдә.

«Ризык тарату тәҗрибәсе буенча беренче коймак төерле булмады», — дип әйтте ул.

 Башкарма комитет җитәкчесенең транспорт, икътисади үсеш һәм сәүдә мәсьәләләре буенча урынбасары Илдар Шакиров Россиядә эшләми торган көннәр дип игълан ителгән чорда Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы белән Казанның Азык-төлек департаменты мохтаҗ укучыларга бушлай ризык җыелмалары таратканын искәртте.

17 апрельдән икенче партияне өләшә башлаганнар. Ул 20-30 апрель көннәренә җитәрлек итеп әзерләнгән. «Барлыгы 24 мең 370 азык-төлек җыелмасы бирү ниятләнә. Бүгенгә 46 мәктәп ризык таратуны төгәлләде. Параллель рәвештә сораштыру да уздырабыз. 98 процент ата-ана канәгать калды. Җыелмалар формалаштырганда, Роспотребнадзор таләпләре һәм әти-әниләр теләге дә исәпкә алынды», — диде Илдар Шакиров.

Ул азык тарату процессында барлык куркынычсызлык таләпләре үтәлгәнен, ата-аналар арасында тиешле дистанция сакланганын әйтте.

Икенче ризык җыелмасына карабодай, дөге, он, тавык котлеты, шикәр комы, сок, сөт, чәй, печенье кергән.