Илсур Метшин: Актив бизнестан төшеп калганнарны тиз арада учетка куюны уйларга кирәк

«Бәхеткә, бүген без башкалада хезмәт базары җимерелүен күрмибез», — диде шәһәр башлыгы.

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Актив бизнестан төшеп калганнарны тиз арада учетка куюны уйларга кирәк. Казан мэры Илсур Метшин Казан мэриясендә коронавирусны кисәтү буенча шәһәр штабы утырышында шундый күрсәтмә бирде.

«Хәзер билгеле сәбәпләр аркасында актив бизнестан төшеп калган кече һәм урта предприятиеләр булачак, шуңа күрә андыйларны тиз арада учетка кую мәсьәләсен эшләргә кирәк. Пенсия фонды белән хезмәттәшлек алгоритмын эшләү зарур», — диде Илсур Метшин.

Ул тиздән башкалада төзекләндерү, ямьләндерү эшләре башланачагын искәртте. Эшләрен югалткан һәм җәмәгатьчелек эшләренә теләге булганнарны эшкә җәлеп итү буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушты.

«Бәхеткә, бүген без башкалада хезмәт базары җимерелүен күрмибез. Һәр сәнәгать предприятиесендә вакансияләр бар. Мәсәлән, «Казанконмпрессормаш”та нормаль режимда 2 меңнән артык хезмәткәр кирәк, бүген штат расписаниесе буенча 1870 кеше, ә чынлыкта 1 мең 680 кеше эшли», — диде Илсур Метшин.