Чирмешән районының Туймәт авылында яшәүчеләр зиратны чистарткан

Туймәт эшкуары туган авылы зираты өчен туң җирдә кабер казу җайланмасы һәм чапкыч бүләк иткән.

(Чирмешән, 20 апрель, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадрия Гамирова). Чирмешән районының Туймәт авылы халкы быел да, Рамазан ае башланыр алдыннан, авыл зиратында, барлык саклык чараларын күреп, чистарту эшләре уздырды.

-Элеккеге кебек күмәкләп җыелмаска сөйләштек, берничәшәр кеше килеп, аерым мәйданнарга тәртип салды. Берничә көндә зират өсте чистарып калды, — ди Туймәт авыл җирлеге башлыгы Айдар Кәримов. — Безнең хәзер зират өстен чистарту өчен үзебезнең триммерыбыз бар. Аны авылдашыбыз Рияз Шәрифуллин бүләк итте. Көчле инструмент печәнне генә түгел, агач үсентеләрен дә кисә. Ул зират өстендәге эшләрне бермә-бер җиңеләйтте. Без Рияз Вәлиәхмәт улына бик рәхмәтле.

Зират өстен чистартырга ниятләгән кеше, читтән кайтучылар да, кирәк булганда триммерны кулланып тора ала. Моның өчен авыл имамы Ильяс хәзрәт Әһлиуллинга яки авыл җирлеге башлыгы Айдар Кәримовка мөрәҗәгать итәргә була. Триммер авыл Советы җирлеге бинасында махсус бүлмәдә саклана.

Сүз уңаенда, Рияз Шәрифуллин үткән ел авылдашларына бораулау җайланмасы (бур) бүләк иткән. Аны кыш көннәрендә, туң җирдә кабер казу өчен кулланалар.