Апрельдә Татарстан 850 мең саклану битлеге белән тәэмин ителәчәк

Республикага ай саен 16 млн битлек җитештерә торган җиһаз кайтардылар.

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ», Егор Никитин). Апрель нәтиҗәләре буенча Татарстанны коронавирус таралуга каршы көрәш өчен 850 мең саклану битлеге белән тәэмин итәчәкләр. Яңа җитештерү линияләре ярдәмендә республика битлекләр җитештерүне арттыру өчен шактый зур потенциалга ия. Бу турыда Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы республиканың җиңел сәнәгать предприятиеләре тарафыннан саклану битлекләре җитештерү куәтләрен арттыру буенча эш оештырган.

«Медицина битлекләре җитештерү буенча «Полиматиз» һәм «Эластик» республика предприятиеләре белән эш дәвам итә. Әлеге эш схемасы буенча Татарстан апрельдә 850 мең битлек белән тәэмин ителәчәк. Узган атнада 310 мең битлек әзерләнгән», — дип хәбәр итте Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Аның сүзләренчә, республикада битлекләр җитештерү буенча өстәмә куәтләрне җәелдерү эше актив бара. «Түбән Кама Нефтехим» белән «Полиматиз» бүлендек предприятиесе бергә, борт килгәннән соң беренче тәүлек дәвамында битлекләр җитештерү буенча җиһазларны монтажлады һәм эшләтеп җибәрде. Бүгенге көндә предприятие тәүлегенә 25 мең битлек җитештерү куәтенә чыккан.

«Моннан тыш, 10 апрельдә Татарстанга алты предприятиегә битлек җитештерү өчен алты линия китерелде. Алар айга 16 млн битлек җитештерәчәк. Казан, Түбән Кама, Азнакай һәм «Алабуга» махсус икътисади зонасына куелган җиһазларны көйләү эше бара. Шулай ук Татарстанда тагын ике предприятие аена гомуми куәте 20 млн битлек җитештерү өчен җиде линия сатып алырга исәпли», — дип сөйләде Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Республика Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы сайтында күп тапкыр кулланыла торган саклану битлекләре җитештерә торган предприятиеләрнең тәкъдимнәр исемлеге һәм элемтәгә керү өчен мәгълүмат урнаштырылуын өстәде. Анда республиканың 73 предприятиесе буенча мәгълүмат урнаштырылган инде, алар көненә 270 мең битлек җитештерә.