Актанышбаш Эйфель манарасын төзүче 90 яшьлеген билгеләп үтте

Түбән Кама төзелешләрендә катнашкан.

(Актаныш, 20 апрель, «Татар-информ», «Актаныш таңнары» , Ләйсән Газизова). Актанышбаш авылында яшәүче Шәйхинур Әхмәтов 90 яшьлеген билгеләп үтте. Аның йорты аккошлы коелары, бизәкле капкалары һәм Эйфель манарасы белнә әллә каян күренеп тора. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«Париждагы Эйфель манарасын татар кешесе төзегән икән. Бу хакта укыгач, миндә дә шундый манара ясау теләге уянды. Өемнең каршына манара ясап, очына ай куеп ясап куйдым», — дип сөйләде Шәйхинур карт.

Бик яшьли тормыш арбасына җигелергә туры килә аңа. Бөек Ватан сугышы башланганда 11 яшьлек булган малай, яуга киткән ир-егетләрне алыштыра. Яшьтәшләре белән сука артына баса, басу тырмалый, чәчү чәчә. Егылмаска, авырлыкларга каршы торырга шушы чорда өйрәнә.

Ат җиккән егет, тора-бара куәтле техникалар иярли. Түбән Кама төзелешләрендә катнашкан. Экскаватор руле артына утырып, зур-зур котлованнар актара, химия заводының нигезен торгызуда саллы өлеш керткән. 70 нче елларда Актанышка кайта, монда да һөнәрле булуы төзелешләрнең уртасында кайнарга этәргеч биргән. Шәйхенур Әхмәтов Актаныш үзәген төзүдә катнаша, Такталачык, Уразай һәм башка мөһим объектларны сафка бастыруда хезмәт куя.

Тагын бер сәләте бар Шәйхинур абыйның: гармунда бик матур уйный ул, элегрәк гармунына кушылып җырлаган да. Бүген 47 ел бергә тату гомер кичергән хатыны Мәгъфия апаны да карап-тәрбияләп тора. Балалары, оныклары еш кунак төп йортта, уллары, киленнәре, оныклары кайтып булышалар.

Шәйхинур Әхмәтовның авылдашларының, авылның киләчәгенә битараф булмавы, халык җыеннарында фикерләре, тәкъдимнәре белән чыгыш ясавын да үрнәк сыйфат дип бәяли җирлек җитәкчелеге. Актанышбаш авыл җирлеге башлыгы Рәмис Минһаҗев, Шәйхенур Әхмәтовның 2019 елда ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан районда узган «Олы җыен”фестивалендә катнашып, «Иң матур татар өе» номинациясендә җиңүе авыл өчен зур горурлык булуын әйтте.