Роспотребнадзор Казандагы кафеда тараканнар һәм күсе тизәге тапкан

Суд эш шартлары санитария нормаларына каршы килгәнлектән, кафены ябу турында карар чыгарган.

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ»). Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе хезмәткәрләре Казанның Зинин урамында урнашкан бер кафеда санитария кагыйдәләрен тупас бозу очрагына юлыккан. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Матбугат хезмәтендә әйтүләренчә, тикшерү февраль азагында ук уздырылган. Ул чагында Роспотребнадзор белгечләре кафеның барлык бүлмәләрен (санузел һәм кухнядан алып кунак залына кадәр) энә күзеннән үткәргән.

Нәтиҗәдә, алар санитария нормаларының тупас бозылуын (санузел диварларындагы ярыклар, аш бүлмәсендәге пычрак идәннәр, тараканнар) ачыклаган. Моннан тыш, коридорда күсе тизәге эзләренә тап булганнар.

Март ахырында суд карары буенча кафены вакытлыча ябып торганнар. Әмма бинаның милекчеләре күзәтчелек ведомствосы куйган таләпләрне вакытыннан алдарак үтәү сәбәпле, кафены яңадан ачканнар.