Генерал Валерий Герасимов һәм Алексей Песошин Казанда Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар

БДБ илләре Кораллы Көчләре штаб башлыклары комитеты утырышында катнашучылар Казанда Мәңгелек утка чәчәкләр салган.

(Казан, 20 апрель «Татар-информ», Арсений Маврин). Бүген БДБ илләре Кораллы көчләре штаб башлыклары, Россия Кораллы Көчләре Генераль штабы башлыгы — армия генералы Валерий Герасимов һәм Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин җитәкчелегендә Казанның Җиңү паркындагы Мәңгелек утка чәчәкләр куйган.

Генераль штаб башлыклары делегациясен паркка керү юлында баш оештыру-мобилизация идарәсе җитәкчесе – РФ Кораллы Көчләре Генераль штабы башлыгы урынбасары генерал-полковник Василий Тонкошкуров һәм Татарстанның хәрби комиссары генерал-майор Сергей Погодин каршы алган.

Делегация әгъзалары Мәңгелек утка чәчәкләр салгач, алар каршыннан Казан гарнизоны хәрбиләре тантаналы марш атлап узган.

Казан югары танк училищесына (анда Татарстанның оборона-сәнәгать предприятиеләре тарафыннан җитештерелгән техника күргәзмәсе эшли) юл тотканчы, Валерий Герасимов парктагы экспонатларның берсе – легендар Т-34 танкы янында чарада катнашучылар белән бергәләп фотога төшкән.