Урал ирләренең инфарктка бирешүчәнлеген тикшерәләр

Свердлау өлкәсендә “Ирләрнең кардиология тазалыгы” кисәтү программасы эшли башлаячак

(Екатеринбург, 20 апрель, “Татар-информ”, Лима Шәкүрова). Свердлау өлкәсе баш терапевты Татьяна Сафонова сөйләвенә караганда, бүгенге көндә ирләр арасындагы үлемнең 50 процент очрагында үлем йөрәк-кан тамырлары чирләренә бәйле. “Мондый чирле ирләр хатын-кызларга караганда 5 тапкыр күбрәк вафат була. Һәм аларның гомер озынлыгы, хатын-кызлар белән чагыштырганда, 12 елга кыскарак. Моңа бәйле Свердлау өлкәсе губернаторы Александр Мишарин 45-55 яшьлек ирләр арасында йөрәк-кан тамырлары чирләрен кисәтүгә юнәлтелгән программаны булдыруны тәкъдим итте”, - дип белдерде баш терапевт.

Свердлау өлкәсе сәламәтлек саклау министры Александр Белявский мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә Свердлау өлкәсендә 45-55 яшьтәге 306 мең ир исәпләнә. Аларны 2011-2013 елларда тикшерү планлаштырылган. Тикшерелергә килгән һәр ураллы анкета тутырачак, кан басымы үлчәнәчәк, канда глюкоза һәм холестерин күләме, шулай ук гәүдә авырлыгы билгеләнәчәк.

“Тикшерү нәтиҗәсе булып, пациентка кардиология паспорты бирелү торачак. Әгәр дә ирләр хәвеф төркеменә элкәмәсә, аларга дөрес туклану, сәламәт яшәү рәвеше алып бару буенча файдалы киңәшләр биреләчәк. Хәвеф күзәтелсә, пациент тиешле белгечләргә җибәреләчәк”, - диде Татьяна Сафонова.

Шунысын да әйтеп китик, “Ирләрнең кардиология тазалыгы” профилактик программасы 19 апрельдә хөкүмәт тарафыннан рәсмиләштерелде.