Җәйге чорда Россия тимер юлларында билет бәяләре төшәчәк

Түбән бәяле билетлар 1 июньнән 31 августка кадәр гамәлдә булачак
(Казан, 20 апрель, “Татар-информ”). Тимер юлчылар җәйге яллар чорында билет бәяләрен киметергә җыена. “Россия тимер юллары”ның рәсми сайты хәбәрләренә караганда, компания шуны күздә тоткан махсус чаралар эшләгән. Түбән бәяле билетлар 1 июньнән 31 августка кадәр гамәлдә булачак. Яңа тарифлар буенча билетлар сату датасы өстәмә хәбәр ителәчәк.
Тарифларны төшерүнең берничә варианты кулланылачак. Шуларның берсе билетларны иртәрәк алучыларга исәпләнгән. Бу вариант ерак юлга җыенучы пассажирларга СВ һәм купе вагоннарга 31- 45 көн алдан билет алгаганда, билет өчен 10 процент кимрәк түләү мөмкинлеге бирә.

Кавказның Кара диңгез яры һәм Минеральные воды районнарына ялга баручылар өчен җәйге чорда махсус тарифлар каралган. Җәен Россия үзәгеннән ял итәргә баручыларның төп өлеше көньяк юнәлештә һәм июнь башында, ә ял итеп кайтучыларның зур ташкыны август ахырында күзәтелә. Пассажирларны илтеп кире кайтканда, яки киресенчә, ял итүчеләрне алырга барганда, вагоннарда буш урын күп була. Шуны күздә тотып, махсус тәкъдим әзерләнгән. 1июньнән 15 енә кадәрге чорда көньяк төбәкләрдән илнең үзәк өлешенә барырга теләүчеләр өчен билет хакы 20 процентка киметелә. Ә инде 15-31 август көннәрендә үзәк төбәкләрдән “бәрхет сезоны”на Кара диңгез ярына баручылар шундый ук ташламалардан файдаланачак. Бу яңалык СВ һәм купе вагоннарда баручыларга исәпләнгән.

Заманча кондиционерлар белән җиһазландырылмаган плацкарт һәм гомуми вагоннар өчен дә ташламалар булачак. 1 июньнән 31 августка кадәрге чорда мондый вагоннарга билет өчен сәфәрнең ераклыгына бәйле рәвештә, 15 проценттан 18 процентка кадәр кимрәк түләргә мөмкин булачак.

Халык арасында сорауны шул юл белән стимуллаштыру ярдәмендә җәйге чорда пассажирлар ташудан компания 3 млрд. сумга кадәр өстәмә табыш алырга мөмкин.