Татарстанның ташламалардан файдаланучыларына 538 млн. сумлык медикамент бирелгән

Республиканың ташламадан файдаланучыларына 473342 рецепт буенча 538,4 млн. сумлык медикамент бирелгән
(Казан, 20 апрель, «Татар-информ»). Агымдагы елның 17 апреленә булган мәгълүматлар буенча, республиканың ташламадан файдаланучылар категориясенә кергән гражданнарына 473342 рецепт буенча 538,4 млн. сумлык медикамент бирелгән, дип хәбәр ителә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Фармация һәм медицина техникасы идарәсенең интернет битендә.
Татарстан Республикасында кирәкле дарулар белән тәэмин итү турындагы федераль программаны гамәлгә кую нигезендә 2009 елның 1 кварталында социаль хезмәтләр җыелмасы төрендә дәүләт социаль ярдәме алырга хокукы булган гражданнарга 310,2 млн. сумлык дару кайтарылды, шул исәптән «Биотэк-Казан» ҖЧҖтән - 292,4 млн. сумлык.
Гемофилия, муковисцидоз, гипофизар нанизм, Гоше авыруы, миелолейкоз, склероз, орган һәм тукымалары күчереп утыртылганнан соң дәваланырга кирәк булган гражданнарга 472,8 млн. сумлык дару кайтарылган.
2009 елның 17 апреленә булган мәгълүматлар буенча, дәүләт социаль ярдәме алырга хокукы булган гражданнарга 364573 рецепт буенча 198,3 млн. сумлык; Гемофилия, муковисцидоз, гипофизар нанизм, Гоше авыруы, миелолейкоз, склероз, орган һәм тукымалар күчереп утыртылганнан соң дәваланырга кирәк булган гражданнарга 4058 рецепт буенча 249,5 млн. сумлык; бушлай дару һәм медицина эшләнмәләре белән тәэмин итүгә хокукы булган гражданнарга 104711 табиб рецепты 90,6 млн. сумлык дару җибәрелгән.