Түбән Камада “Татар егете” конкурсы узды

Түбән Кама вузларының берсендә укучы студент шәһәрнең иң талантлы һәм киң эрудицияле татар егете дип табылды
(Түбән Кама, 20 апрель, “Татар–информ”, Сергей Толмацкий). Түбән Камада “Татар егете” конкурсының финалы узды. Быел анда 18 егет катнашырга теләк белдерде, аларның күбесе шәһәрнең югары һәм махсус урта уку йортларында белем ала.
Сайлап алу турлары барышында бәйгедә катнашучылар жюри әгъзаларына үзләренең иҗади һәм интеллектуаль мөмкинлекләрен күрсәтте. 8 кеше финалга үтү бәхетенә иреште.
Нәтиҗәдә, Казан дәүләт авиация институтының Түбән Камадагы филиалы студенты Рәмзил Насыйфуллин конкурсның җиңүчесе дип табылды.