Мәскәү мәктәбендә татар никахлашу йоласы узды

Үзенчәлекле дуслык бәйрәменә әверелгән әлеге Милли мәдәниятләр фестивале этносларның күп төрлелеген танып белү, аларның гореф–гадәтләре һәм мәдәнияте белән таныштыруга багышланган иде
(Мәскәү, 20 апрель, “Татар–информ”, Рафис Измайлов). 888нче мәктәпнең актлар залы сәхнәсендә барган тамашаны күзәткәндә һәм сәхнә түрендә эленеп торган плакаттагы “Россия халыклары белән көчле” дигән сүзләрне укыганда, бер мәкаль искә килеп төште: “Укучыларның әйткән сүзләре һәм кылган гамәлләренең төбендә хакыйкать ята”.
Дөрестән дә, Мәскәүнең гадәти бер гомумбелем бирү мәктәбе коллективы тарафыннан әзерләнгән әлеге чараның асылы узган җомгада актлар залын тутырып килгән укучылар һәм аларның әти–әниләренә бер фикерне җиткерүгә кайтып калды: күпмилләтле Россия бары тик элек–электән анда гомер кичерүче халыклар дус һәм бердәм булганда гына яши ала.
Үзенчәлекле дуслык бәйрәменә әверелгән әлеге Милли мәдәниятләр фестивале этносларның күп төрлелеген танып белү, аларның гореф–гадәтләре һәм мәдәнияте белән таныштыруга багышланган иде.
Укучылар һәм мөгаллимнәрнең тырышлыгы белән әзерләнгән махсус театральләштерелгән тамашаның мәктәптә белем алучы һәр халык вәкиленә багышлануын да искәртик. Алар республика, дәүләт символикасы, анда яшәүче халыкның тарихы һәм гореф–гадәтләре турында сөйләүче видеороликны, милли җырлар һәм биюләр белән үрелеп барган көнкүреш картиналарын үз эченә алган иде. Мәктәп укучылары абхаз, башкорт, бурят, ингуш, калмык, чегән, якут һәм башка халыкларның тормышы, көнкүреше һәм мәдәнияте турында тулы бер этнографик спектакльләр күрсәтте. Фестивальдә Россиядә сан ягыннан икенче урында торган татар халкы да тәкъдим ителде. Укучылар тарафыннан әзерләнгән аерым стенд Татарстан Республикасына багышланган иде. Сәхнәдә өлкән сыйныф укучылары никахлашу йоласын күрсәтте.
Фестиваль тәмамлангач без “татар төркеме” һәм аларның сыйныф җитәкчесе Григорий Плоткиннан “Татар–информ” мәгълүмат агентлыгына интервью бирүләрен, әлеге идеянең ничек тууы һәм гамәлгә ашырылуы хакында сөйләүләрен сорадык.
– Без күп кенә китаплар актардык, Интернетка кереп, Татарстан сайтыннан күп мәгълүматлар алдык һәм, нәтиҗәдә, туй йоласына тукталырга булдык, – диде алар. – Шунысы бераз кәефне төшерде: бирелгән вакытның чикләнгән булуы сәбәпле, без Татарстан Республикасы турында белемнәребезне тулысынча ача алмадык.