Казан мэры И.Метшин торак йортларга капиталь ремонтны сентябрьгә үк төгәлләү бурычы куйды

Хәзерге вакытта капиталь ремонт исемлегенә кергән йортларның 70 процентында – 280 объектта инде эш җәелдерелгән, шундый эшләр алып барылган объектларны шәһәр җитәкчелеге иртәгә план буенча карарга чыгачак

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова).  Казанда быел башланып киткән күп катлы йортларга капиталь ремонт ясау буенча республика программасының үтәлеше хакында бүген шәһәр Башкарма комитетында үткәрелгән киңәшмәдә торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Андрей Егоров хисап тотты. Ул искәрткәнчә, быел 399 күп катлы йортка капиталь ремонт ясалачак, моның өчен Казанга 3 млрд. сум акча бүлеп бирелгән, Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалауга ярдәм итү фондыннан шул сумманың яртысы кадәр акча Казан бюджетына мартта акча күчерелгән. Хәзерге вакытта капиталь ремонт исемлегенә кергән йортларның 70 процентында – 280 объектта инде эш җәелдерелгән, подрядчы оешмаларга аванс бирү шәһәр буенча 22 процент чамасы кадәр башкарылган һәм бу шул рәвешле дәвам иттерелә.

«Акча вакытында бүлеп бирелде, проект эшләре алдан әзерләнгән, финанс хәлләре, салымнар буенча бурычлы булмаулары, узган елдагы эш нәтиҗәләре һәм башкарган эшләренең сыйфатлары ягыннан 64 подряд оешмасын сайлап алган идек иде. Барлык дәрәҗә хакимиятләр, үз чиратларында, тиешленең һәммәсен дә эшләде, шуңа күрә капиталь ремонт эшләрен 100 процентка тулысынча җәелдерергә кирәк», - дип, мэр Илсур Метшин капиталь ремонт эшләрен октябрь, ноябрьгә сузмыйча, сентябрьдә үк төгәлләү бурычы куйды һәм шундый эшләр алып барылган объектларны иртәгә план буенча карарга чыгулары хакында искәртте.