20 түбәнкамалы армиягә китте

Түбән Камада егетләрнең беренче төркемен армиягә озаттылар. Июль уртасына кадәр Кораллы көчләр рәтләрен 700 егет тулыландырачак
(Түбән Кама, 20 апрель, «Татар-информ», Сергей Толмацкий). Түбән Камада егетләрнең беренче төркемен армиягә озаттылар. Бүген 20 түбәнкамалы армиягә китте.
Шәһәр хәрби комиссариатында егетләрне озату тыныч үтте. Бу чакырылыш кампаниясендә Россиянең Кораллы көчләр рәтләрен 700 түбәнкамалы тулыландырырга тиеш. Нигездә, егетләр Идел буе-Урал хәрби округы һәм Ерак Көнчыгышта хезмәт итәчәк.
Язгы чакырылыш кампаниясе 15 июльгә кадәр дәвам итә.