Кукмара районында йортларга бушлай 1600гә якын янгын турында кисәтү приборы куелачак

Һәр йортка дүртәр прибор куелачак.

(Кукмара, 20 март, «Татар-информ», «Хезмәт даны», Эльвира Мөбәракшина). Кукмара районында йортларга 1600гә якын янгын турында кисәтү приборы куелачак. Әлеге җайланмалар күп балалы һәм инвалид балалары булган гаиләләргә урнаштырачаклар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Кукмара районында 398 йорт һәм фатирга 1600гә якын янгын кисәтү датчигы бушлай урнаштырылачак. Янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны начальнигы Илмир Хәбибрахманов хәбәр итүенчә, әлеге чара 20 марттан 15 апрельгә кадәр оештырылачак.

«Кукмара районына 1592 янгын кисәтү приборы бирелде, алар 398 гаиләгә урнаштырылачак. 20 марттан 15 апрельгә кадәр безнең гарнизон хезмәткәрләре күп балалы һәм инвалид балалары булган гаиләләр яшәүче йорт-фатирларга әлеге датчикларны куячак», — диде Илмир Хәбибрахманов.

Гарнизон начальнигы әйтүенчә, һәр йортка дүртәр прибор билгеләнгән.

Датчикларны урнаштыру вакытында инспекторлар йортта яшәүчеләр белән янгын куркынычсызлыгы турында профилактик әңгәмә уздырып, белешмәлекләр таратачак, шулай ук әлеге приборларның эш тәртибен күрсәтәчәк.