Апас районында тыл хезмәтчәннәренә юбилей медальләрен тапшырып бетерделәр

Апаста яшәүче 389 кеше «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел» юбилей медальләренә ия булды.

(Апас, 20 март, «Татар-информ», «Апастово-информ», Ләлә Сафиуллина). Апас районында барлык Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә, Ленинград камалышы шаһитларына «Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел» юбилей медальләре тапшырылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Апаста яшәүче 389 кеше «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел» юбилей медальләренә ия булды.

«Авыл җирлекләрендә алар хөрмәтенә зур тантаналы бәйрәм оештырылды. Чарага килә алмаучы өлкәннәргә медальләр өйләренә барып бирелде», — диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина.

Өлкәннәр истәлек медальләрен зур горурлык һәм олы шатлык белән кабул итте. Алар күңелләрен сакланган хатирәләре белән уртаклаштылар, ихлас рәхмәт сүзләрен белдерделәр.

Апаста яшәүче Дулкын ага Мөхетдиновның утлы еллар хатирәсе мәңге күңелендә саклана. Сугыш ачысы алар гаиләсенә дә зур фаҗига алып килә. Абыйсы Шәүкәт сугыш кырында мәңгегә ятып кала.

«Бөек Җиңү көнен бүгенгедәй хәтерли. Кояшлы көн иде. Сугыш тәмамлану турында хәбәр таралгач, бөтен авыл халкы җырлашты, без йөгерешеп уйнадык», дип хатирәләрен яңартты Морзалар авылында гомер кичерүче Саимә әби Сираҗиева

Апаста гомер кичерүче Рәмлә әби Гәлләмиева балачагында, яшьлегендә бик күп авырлыклар күргән. Олы йөрәкле, сабыр күңелле кыз, 4 баласы белән ялгыз калган иргә тормышка чыгып, әни назы бирә. Соңрак, үзенең 2 баласы туа. Ул алты баланы тәрбияләп үстереп, аларга юл күрсәтә, олы тормышка озата. Бүген дә аларның кадер-хөрмәтен тоеп яши.

.