Татарстанда юеш кар һәм яңгыр көтелә

Республикада температура нормадан 5-6 градус югары булачак.
(Казан, 20 март, «Татар-информ»). Атна ахырына кадәр Татарстанда һава торышын Россиянең Европа өлешендә хөкем сөргән циклон билгеләячәк. Вакыты белән юеш кар һәм яңгыр явачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге кисәтә.Республика территориясендә циклонның фронталь бүленеше аркасында атна ахырына кадәр тотрыксыз һава шартлары булачак. Татарстан синоптиклары урыны белән томан, юлларда бозлавык хасил булырга мөмкин дип кисәтә.21-24 мартта һава температурасы нормадан 5-6 градус югары булачак. Төнлә температура 0...-6 градус салкын булса, көндез 0...+6 градус көтелә.21 мартта төнлә һава температурасы -5 градус салкын тәшкил итәчәк. Көндез – 1 градустан 6 градуска кадәр җылы.