«Аэрофлот» компаниясе 44 яшьлек пилотның исерек булуы турындагы мәгълүматны кире какты

Авиакомпания «Татар-информ» агентлыгының рәсми соравына шундый эчтәлектәге җавап бирде.

(Казан, 20 март, «Татар-информ»). «Аэрофлот» акционерлык җәмгыяте Mash телеграмм-каналы тарафыннан таратылган - Казан-Мәскәү рейсы пилотының 17 мартта штурвал артына исерек хәлдә утырырга омтылган дигән мәгълүматны катгый рәвештә кире какты. Авиакомпания «Татар-информ» агентлыгының рәсми соравына шундый эчтәлектәге җавап бирде.

Моннан тыш, «Аэрофлот» компаниясе «Татар-информ» агентлыгына «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының республика наркология диспансеры» дәүләт сәламәтлек саклау учреждениесендә үткәрелгән медицина экспертизасы нәтиҗәсен дә тәкъдим итте. Экспертиза пилотның канында алкоголь тапмаган.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгының үз чыганагы «Аэрофлот» компаниясе пилотының канында 0,06 промилле күләмендә алкоголь табылуы хакында хәбәр иткән иде.