20 мартның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар

Владимир Путин Иҗтимагый палата составын раслады, Казан танк училищесына яңа җитәкче билгеләнде, "Рубин" футболчысын ил җыелмасына чакырдылар.
Ростехнадзор «Түбән Кама» –«Казаноргсинтез» этиленүткәргече эшен туктату белән яный/Этиленүткәргеченең бер челтәрен сайлап тикшерү нәтиҗәсендә җитди кимчелекләр ачыкланган.   Казан танк училищесына яңа җитәкче билгеләнде/Россия оборона министры фәрманы нигезендә әлеге вазифага Владимир Кулаков билгеләнде.  Владимир Путин Иҗтимагый палата составын раслады/Яңартылган составка Казанның "Зенит" волейбол командасы баш тренеры Владимир Алекно һәм берничә татар кешесе дә кертелгән.  Казанда 2019 елга муниципаль хезмәтләрнең яртысын электрон төргә күчерү ниятләнелә/Бүген ихтыяҗ зур булган 11 электрон хезмәт кулланыла.  Россия Үзәк банкы Татфондбанк һәм ИнтехБанкның банкротлыгы турында дәгъва белдергән/ИнтехБанкның банкротлык мәсьәләсе апрельдә каралачак, Татфондбанк буенча вакыты әлегә билгеле түгел.  Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ростехнадзор җитәкчесе Алексей Алешин белән очрашты/Яклар алга таба экология, технология һәм атом күзәтчелеге хезмәттәшлеге турында сөйләште.   Тукайның фәнни биографиясе язылырга тиеш – Җәүдәт Миңнуллин/“Тукай - ядкярләрдә” II томлыгы язучыларны иҗатка рухландыра, шагыйрь турында әсәрләр иҗат итү өчен җирлек булып тора.  Иң яхшы хикәя язучыга 1000 евро бирелә. Әсәрләр бүген 24.00 сәгатькә кадәр кабул ителә/“Яңа татар прозасы” бәйгесе лаборатория форматында узачак.  21 мартта республикада томан көтелә/Киләсе тәүлектә явым-төшем көтелми, әмма юлларда бозлавык саклана, ди синоптиклар.  "Рубин" футболчысы Илзат Әхмәтов беренче тапкыр Россия яшьләр җыелмасына чакыру алды/19 яшьлек футболчы Румыния һәм Норвегия командаларына каршы уеннарга әзерләнәчәк.