ТР да Бала хокуклары буенча вәкаләтле ТР Дәүләт Советы утырышында чыгыш ясады

2014 нче елда ТРда Бала хокуклары буенча вәкаләтле адресына 1231 мөрәҗәгать килеп ирешкән

(Казан, 20 март, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). 2014 нче елда ТРда Бала хокуклары буенча вәкаләтле  адресына 1231 мөрәҗәгать килеп ирешкән. Бу хакта бүген бишенче чакырылыш Дәүләт Советының алтынчы утырышында республикада бала хокукларын тәэмин итү юнәлешендә эш алып баручы Гүзәл Удачина хәбәр итте.

Сессия утырышында ТР да бала хокуклары буенча вәкаләтле 2014 нче елда үз җитәкчелегендәге аппаратның эшчәнлеге турындагы хисабы белән чыгыш ясады. Гүзәл Удачина әйтүенчә, соңгы 5 елда мониторинг 2010 нчы елдан 2013 нче елга кадәр гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләр саны үсешен күрсәтә. Шуны да билгеләп узарга кирәк: 2014 нче елда шикаятьләр саны 2013 нче ел дәрәҗәсендә. 2010 нчы елдан бирле балаларның торакка хокуклары бозылу белән бәйле мәсьәләләр проблемалы булып кала. Кагыйдә буларак, һәр өченче мөрәҗәгать шуның буенча. Аларның һәркайсында диярлек ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар һәм ятим балаларның торакка хокуклары бозылуы турында хәбәр ителгән. Күп кенә очракларда балалар өлкәннәрнең низаглары һәм амбицияләре корбаннары була. Мөрәҗәгатьләр арасында шулай ук балалары белән яшәмәгән ата-аналардан алимент түләттерү, ата-ана вазифаларын тиешенчә үтәмәүгә кагылышлылары да бар.

Статистика мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә Татарстанда 3 млн 838 мең кеше яши, аларның 759 меңе – балалар (19,7 процент): 13 яшькә кадәр - 607 мең, 14 яшьтән алып 17 яшькә кадәр - 152 мең үсмер.

Гүзәл Удачина балалар һәм яшь сабыйлар үлеме күрсәткечләренең кимүен билгеләп узды. 2014 нче елда 591 бала вафат булган, бу 2013 нче елга караганда, 16 балага азрак. Узган елда нарасыйлар үлеме исән туган 1 мең балага уртача 6,51 не тәшкил иткән, бу, алдагы ел белән чагыштырганда, 7,3 процентка азрак. Былтыр республикада бер яше тулганчы ук 369 сабый якты дөньядан киткән.

ТР буенча Бала хокуклары вәкаләтле балаларның үз-үзенә кул салу проблемасына да тукталды. 2014 нче елда балигъ булмаганнар арасында суицид очраклары арткан. 23 яшүсмер үз-үзенә кул салган, бу 2013 нче елга караганда, 6 балага күбрәк.