Татарстанда муниципальара маршрутларга 328 автобус чыкты

Республика юлларында 165 берәмлек юл техникасы эшли

  (Казан, 20 март, «Татар-информ»). Мониторинг системасы мәгълүматларына караганда, бүген Татарстан буенча муниципальара маршрутларга 328 автобус чыккан.
Республика юлларында 165 берәмлек юл техникасы эшли, шул исәптә төбәк трассаларында – 62, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.
Казан аэропортыннан 56 рейс башкарылган, шул исәптә 7 се – чартер, 12 се – халыкара. 1968 пассажир һава транспортында сәфәр кылган. Татарстан башкаласына 1657 кеше килгән.