"Адмирал" янгынында зыян күргән 30 кеше матди ярдәм алган

Һәлак булган 6 кешенең туганнарына да компенсация бирелгән

(Казан, 20 март, «Татар-информ», Надежда Гордеева). ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы "Адмирал" сәүдә үзәгендәге янгында зыян күргән кешеләргә матди ярдәм билгеләү һәм түләү эшен дәвам итә. Бүгенге көндә һәлак булган 6 кешенең туганнарына һәм зыян күргән 30 кешегә матди ярдәм бирелде, дип белдерделәр "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә ведомствода.

Агентлык әңгәмәдәше искәрткәнчә, компенсация сәламәтлеккә килгән зыян дәрәҗәсенә карап билгеләнә. Аерым алганда, 21 кешегә, сәламәтлекләренә җиңелчә, 5 кешегә урта һәм 4 кешегә авыр зыян килү сәбәпле, матди ярдәм билгеләнгән.

Авыр һәм урта дәрәҗә зыян күргән кешеләргә 400 мең, җиңелчә булганнарына 200 мең сум күләмендә компенсация билгеләнгән. Һәлак булучыларның гаиләләре 1әр миллион сум матди ярдәм ала.