news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның «Идел киңлекләре» тыюлыгы территориясендә тәүге рейд үткәрелде

Чарада Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсе, Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы, ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белгечләре катнашты.

Татарстанның «Идел киңлекләре» тыюлыгы территориясендә тәүге рейд үткәрелде
Наталия Рыбакова

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Бүген Татарстанда әле күптән түген генә оештырылган «Идел киңлекләре» тыюлыгы территориясендә тәүге рейд үткәрелде. Чарада Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсе, Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы, ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белгечләре катнашты.

«Рейд барышында җитди хокук бозулар ачыкланмады. Тыюлыкны оештыру әлеге территориянең ландшафтлары һәм табигый ресурсларына йөкләнешне киметү, әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтыны булдырмауга юнәлдерелгән», - дип хәбәр итте Казан районара табигатьне саклау прокурорының өлкән ярдәмчесе Радик Галимов контроль-күзәтчелек чаралары нәтиҗәләре буенча.

  • ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов традицион республика киңәшмәсендә табигатьне саклау структуралары һәм хокук саклау органнарына аеруча нык саклана торган табигый территориядә кертелгән режимның үтәлешенә катгый күзәтчелек итәргә йөкләмә биргән иде. Рейд һава мендәрендәге суднода үткәрелде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100