news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәрия Сабурская намуссыз оешмаларга игътибарны көчәйтергә өндәде

«Элекке хезмәткәрләре белән исәп-хисап ясамаган һәм салым органына алдан хәбәр итмичә чын адресларын үзгәртүче эш белән тәэмин итүчеләргә карата игътибар кирәк», — диде ул.

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының җиденче утырышында Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская намуссыз оешмаларга игътибарны көчәйтергә өндәде.

Ул хезмәт хакы күләме һәм вакытында түләү проблемасына тукталды. Вазгыять чагыштырмача катлаулы булуын әйтте. Дәүләт хезмәт инспекциясе белешмәләре мәгълүматларына караганда, хезмәт хакы буенча ел башына бурыч 305,8 млн сум тәшкил итә. «Бурычның күпчелек өлеше бөлгенлеккә төшкән предприятиеләргә туры килә», — диде Сәрия Сабурская.

Аның сүзләренчә, узган елда башлангыч тикшерүләр барышында республиканың аерым предприятиеләрендә хезмәт хакы бурычы тулысынча түләнгән.

«Дәүләт хезмәт инспекциясенә күпкә принципиаль булырга кирәк, беренче чиратта, элекке хезмәткәрләре белән исәп-хисап ясамаган һәм салым органына алдан хәбәр итмичә чын адресларын үзгәртүче эш белән тәэмин итүчеләргә карата игътибарлы булу зарур», — диде Сәрия Сабурская.

«Берничә тапкыр әйткәнебез бар: хокук саклау органнары кызыксына башлагач, бурычлы оешмалар хезмәткәрләренә бурычларын түләү мөмкинлеген шунда ук таба», — диде вәкаләтле вәкил.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100