news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Халык контроле» системасында уңай якка хәл ителгән мөрәҗәгатьләр арткан

Былтыр халык хезмәт һәм торак хокуклары бозылу, балалар бакчаларында урын җитмәү, торак-коммуналь хуҗалык сораулары белән мөрәҗәгать иткән.

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). 2019 елда Татарстанда «Халык контроле» системасына мөрәҗәгатьләр күбрәк килгән. Сорауларның уңай якка хәл ителгәннәре арткан — барлык сорауларның 78 процентын тәшкил итә. Бу хакта Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының җиденче утырышында әйтте.

Ул «Кеше хокуклары һәм ирекләре үтәлеше турында» доклады белән чыгышында «Халык контроле» системасында барлыгы 77 162 хат теркәлгәнен хәбәр итте.

«Узган елда халыктан мөрәҗәгатьләр бер меңгә артты. Барлыгы 4713 мөрәҗәгать килеп иреште. Аларның күп өлеше медицина ярдәменә, белемгә, социаль ярдәм чараларына, хезмәткә, торакка хокуклар белән бәйле», — диде Сәрия Сабурская.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100