"Татар-информ"да татар терминологиясенең бүгенге проблемалары турында сөйләшәчәкләр

Матбугат конференциясе Халыкара Туган тел көне уңаеннан үткәрелә.

(Казан, 20 февраль, “Татар-информ”). Иртәгә, 22 февральдә, 11 сәгатьтә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында татар терминологиясенең бүгенге проблемаларына багышланган матбугат конференциясе була.

Матбугат конференциясендә Татарстан Фәннәр академиясендә Тел, Әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге җитәкчесе Айнур Тимерханов, Казан федераль университетының татар теле белеме кафедрасы җитәкчесе Гөлшат Галиуллина, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында фәнни-техник документация бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Җәлил Мотыйгуллин, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты доценты, “Русча-татарча политехник сүзлек”нең редакторы Рәшит Шакирҗанов; Гыйлем.tatar фәнни-популяр порталының баш мөхәррире Айдар Шәйхин катнашачак.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе алып барылачак. Теләгән кешеләр видеога шәрехләрдә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алачак.

Матбугат конференциясе татар телендә алып барыла.

Матбугат конференциясенә гаммәви матбугат чаралары вәкилләре чакырыла. Журналистларны аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша.